Халыклар бердәмлеге, тарихи хәтер, традицион кыйммәтләр һәм илләр арасындагы диалог "Россия халыклары" Халыкара атнасының төп темалары булып тора. Масштаблы чараның эшлекле, яшьләр, мәгариф һәм мәдәни чараларны берләштерә торган эшлекле программасы бастырылды. Эшлекле программаның нигезен дүрт тематик юнщлеш тәшкил итәчәк: "Халыклар бердәмлеге", "Тарихи хәтер һәм буыннар дәвамлылыгы", "Ватанга хезмәт итү һәм аның язмышы өчен җаваплылык" һәм "Ныклы гаилә". Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга, шулай ук илнең күпмилләтле халкы тормышның төрле өлкәләрендә бердәмлегенә аерым игътибар биреләчәк.
Эшлекле программада Евразия киңлегендә Россия кинематографиясен үстерү һәм популярлаштыру турында дискуссияләр блогы каралган. "Россия атналыгы" кысаларында 4 ноябрьдә Мәскәүнең ике кинотеатрында ике фильм күрсәтеләчәк: "Москино Молодежный" кинотеатрында тамашачылар режиссер Айназ Мөхәммәтҗановның "Ибн Фадлан" һәм "Москино Сатурн" кинотеатрында Салават Юзеевның "Гашыйклар тавы"н караячак.
"Россия халыклары" халыкара атналыгы илнең күпмилләтле бердәмлеген ныгыту өчен дәвамлы мәйданчык һәм шул ук вакытта халыкара диалог киңлеге булырга тиеш. Тарих, мәдәният, мәгариф, спорт, кино һәм яшьләр проектлары аша оештыручылар төрле халыкларның диалог һәм хезмәттәшлек өчен нигез була алуын күрсәтергә уйлыйлар.