Мәскәүдә Татарстанның 11 фильмы күрсәтеләчәк

21-24 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан фильмнары аеруча зур масштабта, өч мәйданчыкта – РФ Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино Йортында, Җиңү Музее каршындагы «Поклонка» кинотеатрында һәм Россия дәүләт балалар китапханәсендә күрсәтеләчәк. Мәскәүлеләргә Татарстан кинематографының яңа кинотасмалары белән беррәттән, популярлык казанган тасмалар да тәкъдим ителәчәк. Фильмнарны «Татаркино» директоры һәм фильмнарның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов, Әмир Галиәскәров, Илшат Рәхимбай, Сергей Киатров һәм актер Илфат Камалиев тәкъдим итәчәк.

Татарстан киносы көннәре 21 августта 17:00 сәгатьтә РФ Кинематографистлар берлегенең Үзәк кино Йортында режиссер Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибн Фадлан» исемле яңа документаль-нәфис фильмы белән ачылачак. Кинокартина гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның «Юл язмалары» мотивлары буенча төшерелгән. 921 елда Багдадтан Болгар җиренә илчелек җибәрелә, аның дини миссиясе башлыгы Ибн Фадлан була. Ул төрле илләр, халыклар һәм мәдәният аша узган маршрут буенча күзәтүләрен язып бара. Бер елга якын дәвам иткән илчелеге авырлыклар, каршылыклар һәм куркынычлар белән тулы була. Идел Буе Болгарының рәсми дин буларак ислам динен кабул итүе 922 елда илчелекнең килүе белән бәйле.

19:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы тарихында беренче психологик этно-триллер – Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмының иҗат төркеме белән очрашу узачак. Тамашачыларга картинаны режиссер үзе тәкъдим итәчәк. Төп рольләрдә – Виктор Сухоруков, Иван Добровов һәм Варвара Шмыкова. Сюжет буенча, ерактагы керәшен авылында Микулай исемле карт яши. Аның яшь хатыны, әти-әнисе, авылдашлары бар. Тик бервакыт авылга таныш түгел ир-ат килә, ул үзен Микулайның улы, дип белдерә. Шулчак моңарчы идеаль булган тормыш, куркыныч чынбарлыкны ачып, җимерелә башлый.

22 августта Үзәк кинематографистлар йорты балалар киносы мәйданчыгына әвереләчәк. Монда 17: 00 сәгатьтә «Татармультфильм тәкъдим итә» дип исемләнгән мультипликация программасы трансляциясе узачак, ул үз эченә Якутиядән килгән мультипликаторлар белән берлектә оештырылган «Ревизия әкиятләре» һәм «Кындыкан» мультфильмнарын ала. Тамашачыларга эшләрне режиссер Сергей Киатров тәкъдим итәчәк.

Шул ул көнне 19:00 сәгатьтә режиссер Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» исемле балалар фильмы күрсәтеләчәк. Лотореяда зур суммада акча откан малайның тарихын кинотасмада төп рольләрнең берсен башкаручы Илфат Камалиев тәкъдим итәчәк.

Җиңү Музее каршындагы «Поклонка» кинотеатры Татарстан киносы көннәрен үткәрүнең тагын бер мәйданчыгы булачак. Биредә ике көн эчендә Татарстаннан 6 кинофильм күрсәтеләчәк.

21 август көнне 16:00да Илшат Рәхимбайның республика буенча гастрольләргә йөрүче хатын-кызлар музыка ансамбле турындагы «Әпипә» фильмы.

18:00 сәгатьтә Әмир Галиәскәровның сугыш чоры балаларының педагогика көллиятендәге тормышын тасвирлаучы «Без – 41нче ел балалары» кинотасмасы.

Аннан соң 19:30 сәгатьтә Рәшид Маликов белән Рамил Фазлыевның мәхәббәт, ышаныч һәм хыянәт турындагы «Сөмбел» мелодрамасы.

23 август көнне 16:00 сәгатьтә Юлия Захарованың Казанның элитар мәктәбенә укырга килгән мөселман кызын классташлары кабул итмәүдән килеп чыккан драматик вакыйгаларны сурәтләүче «Хәлимә» фильмы.

17:30да – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның данлыклы «Мулла» кинотасмасы.

20:00дә – Илдар Ягъфәровның тамашачыларның уңай бәясен алган «Исәнмесез» фильмы. Картинада традицион татар гаиләсе турында сөйләнә, аның әгъзалары төрле гаилә бәйрәмнәрендә очраша һәм бер-берсенә һәрвакыт бергә булырга вәгъдә итә. Көтмәгәндә туганнарының берсе яман чир белән авырый башлый…

Татарстан киносы көннәре Россия дәүләт балалар китапханәсендә балалар программасы белән тәмамланачак. Чара Мәскәүдә Татарстан Көннәре кысаларында үткәрелә.

24 августта 13:00 сәгатьтә «Татармульфильм»ның баш режиссеры Сергей Киатров белән «Нәрсә турында мультфильм ясарга» дигән иҗади очрашу узачак. Режиссер тәҗрибәсе белән уртаклашачак һәм «Ревизия әкиятләре. Архив эше» анимацион фильмын күрсәтәчәк.

Татарстан киносы көннәренең барлык чараларына керү бушлай.

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз