Махсус хәрби операция геройлары турындагы кинопроектлар питчингы игълан ителде
«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында махсус хәрби операциягә һәм геройларына багышланган кинопроектлар питчингы игълан ителде. Питчинг яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм хәрби геройларны хәтердә саклауга юнәлтелгән.
Питчингның максаты - реаль вакыйгаларга нигезләнеп, сугыш кырыннан кайткан махсус хәрби операция геройлары турында күп серияле фильм (сериал) булдыру. Катнашу өчен гаризалар 2025 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Питчингның шартлары:
• СВОда катнашучыларның гаилә һәм тарихи истәлекләрен саклау, шулай ук илебезнең батырлык үрнәкләрен күрсәтү;
• Батырлык һәм фидакарьлек рухындагы хәзерге заман герое образын формалаштыру;
• Ватанга мәхәббәт, геройларга һәм аларның эшләренә хөрмәт уятучы рухта яшь буында патриотизм тәрбияләү;
• Россия тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү теләгенә кызыксыну үстерү;
• Кинематографиядә сугыш тематикасын популярлаштыру һәм кино өлкәсендәге геройлар турындагы хикәяләргә игътибарны күбрәк җәлеп итү;
• Яшь кинорежиссерларга ярдәм итү һәм аларның иҗади проектларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру.
Питчинг Россиянең билгеле продюсерлары, режиссерлары, кино тәнкыйтьчеләре һәм сценаристлары кергән Экспертлар советы каршында кинопроектларны ачыктан-ачык тәкъдир итү һәм яклаудан гыйбарәт.
Питчингта җиңүчегә акчалы бүләк һәм кинопроектын тормышка ашыруда ярдәм каралган. Шулай ук бүләкләр арасында проектларны җитештерү, бушлай тәэмин итү яки кинематография өлкәсендә төрле хезмәтләргә ташламалар ясау да кертелә.
Питчинг 2025 елның 7 сентябрендә Казанда узачак. Питчингның оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино».
Катнашучыларга гаризаларны «СВО геройлары турында кинопроектларның Россия питчингы» тамгасы белән почтага җибәрү сорала: info@kazan-mfmk.com
Катнашучылар анкетасы:
Авторның тулы исеме;
Элемтә (телефон, e-mail);
Регион;
Кыскача иҗади биографиясе;
Проект исеме;
Логлайн и синопсис;
Башка материаллар булган очракта (тизер/сценарий/презентация һ.б.).