Миләүшә Айтуганованы юбилее белән котлау

Бүген продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганованың туган көне – юбилее!

DSC_3414.jpg

Хөрмәтле Миләүшә Ләбиб кызы!

Гомер буе сайлаган һөнәренә тугры калып, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган, уңышларга-дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр чын мәгьнәсендә бәхетле. Сез әнә шундыйларның берсе. Нинди генә эшкә алынсагыз да, бөтен көчегез, белемегез, сәләтегезне эшкә җигеп, гомер буе туплаган тәҗрибәгезне башкалар белән бик теләп уртаклашып, фидакарьләрчә башкарасыз.

Кино ул – мәңгелек сәнгать. Продюсер, сценарий авторларының берсе буларак башкарган проектларыгыз татар кино сәнгате тарихына мәңгелеккә уелып калачак, ә алар бихисап: «Яланаяклы кыз», «Ерактагы йолдызым», «Уеннан уймак», «Сөюләрем хак минем», «Бәхетлеме син?», «Сиңа кайтам», «Ак чәчәкләр»  татарча телевизион фильмнары, «Тапшырылмаган хатлар», «Хәлимә», «Байгал», «Мулла», «Остазбикә», «Әпипә», «Сөмбел», «Тарлан», «Без – 41 ел балалары», «823 километр» фильмнары. Татарстанның классик әсәрләренең халыкара проектларда күтәрелүе дә Сезнең үҗәтлек, максатчанлык нәтиҗәсе. Гомумән, татар классикасын экраннарга чыгару буенча алып барган эшегез, милли рухны, үзенчәлекне, гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешегез – чиксез соклану һәм горурлык хисе уята.

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышлар юнәлешендә башкарган эшләрегез дә игътибарга лаек. Шуларның иң әһәмиятлесе – күп еллар Казан Халыкара мөселман киносы фестивале аша Татарстан киносәнгатен дөньякүләм аренада кино сәнгате өлкәсендә дә үз урынын яуларга ярдәм итте.       

Эше барның көче бар, диелә халык мәкалендә. Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер зирәк кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан  балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, эшебездәге зур коллективның үрнәк өлгесе булып  гомер көзегезгә аяк басасыз.

Кино сәнгате, иҗатның башка өлкәләре кебек үк, бик катлаулы. Ул көндәлек эзләнү, яңарышка омтылу, гаять күп энергия һәм тәвәкәллек таләп итә. Сезгә җан тынычлыгы, яхшы, күтәренке кәеф, яшәү дәрте телибез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, мул тормышта яшәргә насыйп булсын. Фидакарьләрчә башкарган эшләрегез лаеклы бәяләнеп, тырышлыгыгызның нәтиҗәләренә куанып, милли кино сәнгатен яңадан-яңа үрләргә күтәреп, озак еллар бергәләшеп эшләргә язсын!

Хөрмәт белән, "Татаркино" коллективы

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз