«Милли мультFest» өченче республика балалар кинофестиваленең жюри составы билгеле⁣⁣⠀⁣⁣⠀

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале Татарстанда өченче тапкыр уздырыла. Фестивальдә катнашу өчен республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 497 эш теркәлгән.⁣

Хәзерге вакытта конкурска килгән эшләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары бәяли. Быел жюри составында Санкт-Петербургның кино һәм телевидение дәүләт институтының цифрлы медиа режиссурасы һәм анимацион фильм кафедрасы доценты, режиссер, рәссам-аниматор, график, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Владимир Ефимов, «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры Сергей Киатров, Әлмәт шәһәренең «ДАЛИНА графикс» студиясенең директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, режиссер Юлия Захарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, дубляж артисты Резедә Сәләхова бар. Жюри рәисе – режиссер, рәссам, аниматор, сценарист, композитор Алексей Алексеев.⁣⠀

Фестивальнең финалы 25 ноябрь көнне 11 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында узачак. Җиңүчеләрнең эшләре зур экраннарда күрсәтеләчәк.⁣⁣⠀

«Милли мультfest» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2020 нче елдан башлап уздырыла.⠀⠀⁣⁣⠀
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз