1 августтан Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын берләштерүче «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе старт ала.
Фестиваль ике номинациядә үткәрелә: «Татар телендә анимацион фильмнар» һәм «Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар». Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар иясә коллектив катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада - пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә. Кинофестивальдә призлы урыннар ияләре акчалата бүләкләр алачак.
Төп темалар – гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар.
Гаризалар кабул итү - 2024 елның 1 августыннан 2024 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 2024 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал –7 декабрьдә «Мир» кинотеатрында булыр дип көтелә.
«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең нигезләмәсе белән монда танышырга мөмкин:
Бәйгенең рәсми төркеме: Детский кинофестиваль "Милли мультFest" (vk.com)
Кинофестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.