«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды!

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр уздырыла. Кинофестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының милли үзаңын уяту, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен, тарихи хәтерен саклау, яклау һәм үстерү, анимация, кыска метражлы уен фильмнары аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баету максатларында үткәрелә. 2022 нче елда «Милли мультFest»ка анимацион, кыска метражлы фильмнар номинацияләренә 465 гариза тәкъдим ителде. Иҗади эшләрнең темалары татар телен, гореф-гадәтләрне саклау, милли үзаңны уяту, татар халык авыз иҗатын, фольклорны популярлаштыру белән бәйле иде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Мир» кинотеатрында узды. Кинофестиваль 3 этапта узачак. Беренче этап – гаризалар кабул итү - 2023 елның 1 апреленнән 2023 елның 15 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап – сайлап алу туры, жюри эшчәнлеге – 2023 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Өченче этап – финал – 2023 елның 25 ноябрендә «Мир» кинотеатрында узачак.                    

Катнашучылар үз хезмәтләрен 2 номинациягә тәкъдим итә ала:

1.     Татарча анимацион фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр);

2.     Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар (балалар бакчалары, мәктәп-студияләр).

Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш. Фильмнар DVD, mp4, avi форматында кабул ителә. Анимацион фильмнар һәм кыска метражлы фильмнарның хронометражы 5 (биш) минуттан артмавы шарт.            

Конкурска килгән хезмәтләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары (кинопродюсерлар, режиссерлар, сценаристлар, актерлар, операторлар, композиторлар, кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре) бәяләячәк.                                                                                                

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале яңалыклары белән https://tatarkino.ru/ сайтында танышып барырга мөмкин.

Фотоларга сылтама: https://disk.yandex.ru/d/hd7rAuThZN6t-w

Фестивальнең нигезләмәсенә сылтама: https://disk.yandex.ru/d/H_6tblLPBtyn7Q

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз