1 майдан Татарстанның яшь аниматорларын һәм кинематографистларын берләштерүче "Милли мультFest" республика балалар кинофестивалендә катнашу өчен гаризалар кампаниясе башлана.
"Милли мультFest" республика балалар кинофестивале – комплекслы мәдәни-агарту чарасы, анда кино сәнгате, анимация, кино һәм it-эшчәнлектә катнашып үз-үзеңне күрсәтү һәм социальләшү мөмкинлеге буларак тәрбия чарасын үти. Фестиваль тамашачы культурасын тәрбияләүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүне күздә тота.
Кинофестиваль Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының телен, рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатында үткәрелә.
Фестиваль ике юнәлешне үз эченә ала: "Татар телендә анимацион фильмнар" һәм "Татар телендә балалар өчен кыска метражлы фильмнар". Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар яки иҗат коллективлары катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада башкарылган эшләр - пластилин, кәгазь анимациясе, шулай ук заманча графика кабул ителә. Кинофестивальнең призлы урыннарына ия булучылар акчалата бүләкләр алачак.
Төп темалар: традицияләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар.
Гаризалар кабул итү 2025 елның 1 маеннан башланып 2025 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап - сайлап алу туры, жюри эше - 2025 елның 1 ноябреннән 20 ноябренә кадәр барыла. Өченче этап, финал, 6 декабрьдә Казанның "Мир" кинотеатрында узачак.
Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш. Фильмнар DVD, mkv, mp4, avi форматында кабул ителә: millimultfest@tatarkino.ru
"Милли мультFest" Республика балалар кинофестиваленең Нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Фестивальнең рәсми төркеме: "Милли мультFest" балалар кинофестивале (vk.com)
Кинофестиваль Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Комиссия ярдәме белән үткәрелә.
"Милли мультFest" республика балалар кинофестивале - Татарстанның мәдәни тормышында кино һәм анимация дөньясына һәвәс булган сәләтле балаларны берләштерүче уникаль вакыйга. Инде бишенче тапкыр фестиваль яңа аниматорлар һәм кинематографистларны туплый, алар алдында иҗат һәм илһамның яңа офыкларын ача. Бу - мәгариф киңлеген, әсәрләрнең конкурс күрсәтүләрен һәм тамашачы культурасын, катнашучыларның иҗади потенциалын һәм социаль компетенцияләрен үстерүгә юнәлтелгән иҗади остаханәләрне берләштергән комплекслы мәйданчык.
Фестиваль татар халкының гореф-гадәтләрен, туган телне һәм культурологик кыйммәтләрне саклауда, шул ук вакытта сәнгатьчә чагылышның заманча формаларын үстерүдә мөһим роль уйный. Ел саен катнашырга теләүчеләр саны арта һәм фестиваль географиясе Татарстанның күбрәк районнарын колачлый. Шулай иттереп, проект төбәктәге мәдәни ландшафтның аерылгысыз өлешенә әверелә, яшьләрнең әхлакый юнәлешләрен формалаштыруга һәм аның иҗади башлангычын үстерүгә ярдәм итә.