«Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау тантанасы узачак

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале Татарстанда икенче тапкыр уздырыла.                                                                                    

Гаризалар кабул итү кампаниясе 2022 елның 1 гыйнварыннан   31 октябрьга кадәр барды. Фестивальдә катнашу өчен республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән 465 эш теркәлгән. «Милли мультfest»ка анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Төп шарт – аларның татар телендә булуы иде.                                           

Фестивальне гамәлгә куючылар –Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, оештыручы – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.                                                             

Конкурска килгән хезмәтләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары бәяләде. Быел жюри составында «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллиме Сергей Киатров, «DALINA graphics» студиясенә нигез салучы, Әлмәт шәһәренең «Dиджитал» академиясе җитәкчесе Айнур Дәүләтов, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, режиссер Юлия Захарова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләхова бар. Жюри рәисе – «Союзмультфильм» киностудиясенең генераль директоры, продюссер Борис Машковцев.    

Фестивальнең финалы 26 ноябрь көнне 11 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында узачак. Җиңүчеләрнең эшләре тәүге тапкыр зур экраннарда күрсәтеләчәк.

 Фестивальнең шорт-бите: https://disk.yandex.ru/i/DF5j5jcbsAVxgg                               

Контактлар: Ландыш Гарифуллина +7 (953) 999-36-75

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз