"Милли мультFest" V Республика балалар кинофестивале нәтиҗәләре

"Милли мультFest" V Республика балалар кинофестивалендә җиңүчеләр 6 декабрьдә "Мир" кинотеатрында игълан ителде һәм бүләкләнде.

2021 елдан башлап кинофестиваль яшь талантларга үз ишекләрен ача һәм бу вакыттан бирле конкурска ике меңнән артык эш җибәрелә. Быелгы юбилей елында 505 гариза кабул ителде.

Берничә ай дәвамында яңа кинематографистлар - режиссерлар, сценаристлар, аниматорлар һәм актерлар үз фильмнарын тырышып эшләделәр. Анимациядәге беренче адымнардан алып кыю режиссерлык ниятләренә кадәр һәр катнашучы төрле ачышлар һәм кыенлыкларны җиңеп, үзенең кабатланмас тәҗрибәле юлын үтте.

Бәйрәмне ачучы, "Милли мультFest" республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова укытучылар һәм ата-аналарга балалар белән эшләүгә керткән зур өлешләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук быел катнашучыларның географиясе киңәюен, гаризаларның илнең башка төбәкләреннән, мәсәлән, Пермь һәм Ижаудан килүен ассызыклады.

Бүләкләү тантанасында жюри әгъзалары катнашты: Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллин, "Татармультфильм" анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, "ДАЛИНА графикс" Әлмәт студиясе директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, анимацион фильмнар режиссеры, Dala Animation студиясе җитәкчесе Дилшат Рахматуллин (Казахстан).

Жюри әсәрләрнең рәсемле, пластилинлы һәм кәгазь мультипликация ярдәмендә ясалган мультфильмнардан алып заманча график әсәрләргә һәм кыска метражлы фильмнарга кадәр булган киң спектрын бәяләп үтте.

Бәйрәм программасы талантлы артистларның якты чыгышларына бай булды. Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясенең балалар ансамбле тамашачыларны «Һәрвакыт булсын кояш!» («Пусть всегда будет солнце!») һәм «Туган җиребез - Ватаным» җырлары белән сөендерде. Иллюзионист Тулабай Галимов һәм «Әкият» курчак театры актрисасы Ләйсән Миңнәхмәтованың «Әнием» («Мама») әсәре куелышлары сихри бер мохит тудырды.

Жюри игътибарын мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләре аеруча җәлеп итте. Жюри әгъзасы Айнур Дәүләтов әйтүенчә, быел балалар социаль һәм гаилә проблемаларына кагылган мәгънәле эшләре белән гаҗәпләндерделәр. Ул аларның иҗаты алга таба тагын да күренекле булуын теләп, хәтта стоп-кадрлар да шедевр булырлык итеп ясалынуын киңәш итте.

Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкиле Рания Хөсәенова Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Чәк-чәк» балалар анимация студиясенә Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Ул мультфильмга үз соклануын белдерде, «Зилант» тасмасында канатлы еланның мифологик образының якты ачылышын аеруча билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов, республикада яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе: «Тәкъдим ителгән һәр проектта балалар үзләре генә түгел, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар да катнашуын таләп итүче зур команда эше күренә. Әгәр дә без һәрвакыт бер-беребезне хуплап һәм аңлап бергә эшләсәк, әлбәттә, туган телебезне саклап кала алырбыз дип ышанам», диде.

Жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең озак еллар дәвам итүен һәм аңа елдан-ел яшь талантлар кушылуын теләде.

Быелгы фестивальнең шорт-исемлегенә 19 фильм кергән. Призлы урыннар яулаганнарга һәр номинациядә дипломнар, истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

«Татар телендә анимацион фильмнар» (балалар бакчалары)

1 урын – «Нурланыш», Яр Чаллы шәһәренең «100 нче «Алтын каурыйлы кош» балаларның танып белү, сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүмүстерелешле балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе», «Әкият» театр  студиясе (Яр Чаллы).

2 урын - «Үткәнгә маҗаралы сәяхәт», Яр Чаллы шәһәре, Муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасы – баланы үстерү үзәге, «Кечкенә мультипликатор» студиясе (Яр Чаллы).

3 урын - «Төлке белән каз», Яр Чаллы шәһәре «Батыр» 111 нче балалар бакчасы – баланың аң-белем үстерү үзәге» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе», «Кояшкай» балалар мультипликациясе студиясе (Яр Чаллы).

Экология темасына мөрәҗәгате өчен махсус бүләк - «Кайгырту тылсымы», Пермь шәһәренеӊ муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе "Башлангыч мәктәп - "Чулпан" балалар бакчасы" һәм Муниципаль автоном мәктәпкәчә гомуми белем бирү учреждениесе "Йолдыздагы театр" (Пермь).

«Татар телендә анимацион фильмнар»  (мәктәпләр, студияләр)

1 урын - «Гном Гномыч һәм Йөзем», Әлмәт шәһәре, «А1002 Анимация мәктәбе» (Әлмәт).

2 урын - «Зилант», Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"Балалар иҗаты үзәге", "Чәк-чәк" анимацион студиясе.

3 урын - «Карак песи», "Сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназиясе" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе (Актаныш районы).

Оригиналь сценарий өчен махсус бүләк - «Койрыклар», Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының "Никольск урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБВУ филиалы Ямбухта авылында "Ямбухта УОШ", Ямбакты мәктәбендәге «МӘКТИВ» коллективы. Шулай ук «Татармультфильм»ның махсус бүләге белән бүләкләнде.

“Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар” (балалар бакчалары)

1 урын - «Әтием истәлеге», Балтач районының «Катнаш төрдәге «Тургай» Норма балалар бакчасы» «Балтач урта гомуми белем мәктәбе» белән берлектә.

2 урын - Монофильм «Дуслык», Яр Чаллы шәһәре муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ""Лилия" балаларны сөйләм юнәлешендә өстенлекле тәрбияләү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган гомуми үстерүче 94 нче номерлы балалар бакчасы".

3 урын - «Язмыш сынавы», Казан шәһәре, Совет районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Татар телен укыту һәм тәрбияләүне берләштерелгән № 162 "Кояшкай" балалар бакчасы".

Гаилә кыйммәтләре темасын яктыртканы өчен махсус бүләк - «Барлык кыйммәтләрнең таҗы-бердәм гаилә, бердәм дәүләт», Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнаш төрдәге "Тургай" Норма балалар бакчасы".

Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар” (мәктәпләр, студияләр)

1 урын - «Генерал», Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, “Балачак ТВ”.

2 урын - «Каз өмәсе», Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", ТҮБӘН КАМА КИНО МӘКТӘБЕ.

3 урын - «Тырышлык бәхеткә илтә», Вахитов районының муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" (Казан).

Милли традицияләргә тугрылык өчен махсус бүләк - «Ижауга Тукай килгән», Ижау шәһәре, Муса Җәлил исемендәге китапханә, «Чулпан» балалар театры (Ижау).

Милли традицияләргә тугрылык өчен махсус бүләк - «Әбиемнең серле рецепты», Муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Буа шәһәре «Мәктәптән тыш эшләр үзәге», «Медиа иҗат «Контент»  берләшмәсе.

«Патриотизм темасын яктыртуы өчен» махсус бүләк - «Мәңгелек хәтирә», "Нур" Арча балалар телестудиясе.

«Мәрхәмәтлек өчен» махсус бүләк - «Җылы сүз кирәк», "Сәләтле балалар өчен гуманитар интернат-гимназиясе" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе (Актаныш районы).

Быел "Милли мультFest "Республика балалар кинофестивален үстерүгә керткән өлеше өчен" Оештыру комитеты исеменнән укытучыларга, коллектив җитәкчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Диплом ияләре: Айгөл Ганиева, "Тургай" Норма балалар бакчасы" мөдире, Ришад Сайфетдинов, “Балачак ТВ” телестудиясе җитәкчесе, Зөлфирә Зарипова, «Нур» телестудиясе җитәкчесе, Рамил Имамов, «Чак-чак» балалар анимацион студиясе җитәкчесе, Розалин Каримов, «А1002 » анимация мәктәбе җитәкчесе, Венера Даминова, № 162 "Кояшкай" Казан балалар бакчасы" мөдире.

"Милли мультFest" республика балалар кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан оештырыла. Ул татар телен саклау, тамашачының мәдәниятен үстерү һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары җитештерү ярдәмендә балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү максатын куя.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз