18 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен режиссер Андрей Семеновның Аркадий Гайдарның шул ук исемдәге хикәясе нигезендә төшерелгән "Тимур һәм аның командасы" фильмы күрсәтеләчәк.
Унҗиде яшьлек мәктәп укучысы Женя Санкт-Петербургтан Белгород өлкәсенең чик буе бистәсенә үзенең абыйсы белән очрашырга килә. Анда ул "Тимур" атамалы җирле формаль булмаган лидер һәм аның яшь волонтерлардан торган командасы белән таныша. "Тимурчылар" белән очрашу Женяның дөньяга карашын тулысынча үзгәртә һәм үзе өчен яңа тормыш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итә.
Тамашада алып баручы, "Татаркино" кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге методисты Рәисә Харисова укучылар өчен патриотик викторина уздырачак һәм җиңүчеләргә истәлекле сувенирлар тапшырачак.
Чарага Пушкин картасы аша барырга була.
Билетларны "Мир" кинотеатры сайтында сатып алырга мөмкин: https://kinoteatr-mir.ru/release/13566?date=2025-09-18