«Мир» кинотеатры Вил Усмановның иҗат кичәсенә чакыра

Ел саен үткәрелә торган «Кино+музыка» акциясе кысаларында «Татаркино» республиканың танылган музыкантлары һәм җырчылары белән очрашулар уздыра. Шундый чараларның берсе – 28 март көнне 18:30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында ТР халык артисты, композитор Вил Усмановның иҗат кичәсе. Ул быел үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кино сәнгатен музыкадан башка күз алдына китерү кыен. Музыка тамашачыларга киотасманың эмоциональ бөтенлеген тоярга мөмкинлек бирә, кадрларны тулыландыра, картинаны аерым төсмерләр белән баета.                   

 Вил Усманов – «Яланаяклы кыз», «Ак чәчәкләр», «Остазбикә», «Әпипә», «Сөмбел» кебек фильмнарның көй авторы. Аның «Син яшерен йолдызмы әллә?», «Күпер», «Юкка түгел, юкка түгелдер», «Яныңа үзем барам», «Көнбагыш», «Ак чәчәкләр» кебек иҗат әсәрләрен татар җыр сәнгатенең алтын фонды дип әйтү дөрес булыр.                                                    

Иҗат кичәсендә саундтрекларны Зөлхия Миңнеханова, Зәринә Хәсәншина, Фәридә Сөнгатова, Ләйсән Закирова һәм, әлбәттә, Вил Усманов үзе башкарачак! Тамашачылар кинофильмнардан музыкаль фрагментлар күрсәтеләчәк, юбиляр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булачак.              

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында. Урыннар саны чикле.


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз