«Мир» кинотеатрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров белән иҗади очрашу узачак

5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары узачак. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

26 ноябрь көнне 12 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Фәрид Бикчәнтәевның «Бабайлар чуагы» («Запоздалое лето») спектакле күрсәтеләчәк. Лирик комедиянең премьерасы 2010 елда була һәм әлеге спектакль бүгенге көнгә кадәр Камал театры репертуарыннан төшми.

Тамашачылар белән очрашуга Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лау­ре­а­ты Әзһәр Шакиров киләчәк. Легендар шәхес белән очрашуга рәхим итегез!

Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

Билетларны Пушкин картасы белән алырга мөмкин.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз