Наркотикларга каршы махсус акция

15 декабрьдә «Мир» кинотеатрында ел саен наркотикларга каршы үткәрелә торган «Выбери жизнь!» акциясе узды.

Чара «The Road» рок мәктәбенең яшь музыкантлары чыгышы белән башланды.

«Татаркино» дәүләт бюджет оешмасының кинофестивальләр һәм киночаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Светлана Говорунова сәламәт яшәү рәвеше темасына брейн-ринг үткәрде, анда Казан шәһәре Идел Буе районының 78 нче «Фарватер» лицее командасы, Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадетлар мәктәбе, 1 нче номерлы ябык типтагы Раифа махсус һөнәри училищесы укучылары катнашты.

Чарада катнашучыларга «Наркотики» и «Последний эксперимент» фильмнары күрсәтелде.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз