26 ноябрьдә "Мир" кинотеатрында күңелләргә якын бәйрәм - Әниләр көненә багышланган "Ана йөрәге" бәйрәм программасы узды.
Алып баручылар Татарстан Республикасы "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесенең кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге хезмәткәрләре Светлана Говорунова һәм Рәисә Харисова әниләргә җылы атмосфера тудырды. Зал"Ана йөрәге" һәм "Яраткан әнием" дип аталган ике командага бүленде. Программаның төп үзенчәлеге булып әнием турында җырлар белән караоке торды.
Беренче җыр халык арасында танылган "Мама - первое слово" (Әни-иң беренче сүз”) җыры булды, аны зал белән алып баручылар бергә башкарды. Шул ук җыр бәйрәм ахырында күрсәтелгән "Мама" (“Ана”) музыкаль фильмында төп җыр булып тора.
Фильмда төп рольне уйнаган легендар актриса Людмила Гурченконың 90 еллыгына багышланган, "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкияте нигезендә төшерелгән мюзикл, тамашачыларга ана мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын һәм фидакарьлеген искә төшерде.
"Ана йөрәге" бәйрәм программасы "Анюта" хәйрия фонды гаиләләре өчен дә Әниләр көненә бик яхшы бүләк булды, алар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар: "Атмосфера шундый җылы һәм тылсымлы иде. Матур музыка, профессиональ башкару һәм өйдәгечә мохит бу кичәне онытылмаслык итте. Концертның һәр мизгеле җаннарны җылытты һәм без хатын-кызлар турында шундый кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтлебез. Бу чын мәгънәсендә зур бәйрәм чарасы булды, анда катнашучыларның барысын да сөенечле кәеф һәм әниләргә чын күңелдән мәхәббәт белгертү белән берләште!"