21 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Оренбургта Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре узачак. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Татаркино" мәдәният учреждениесе. Оренбург халкын Татарстанда төшерелгән иң яхшы уен һәм анимацион картиналар көтә.
Яшь тамашачыларга "Мармелад Синема" кинотеатрында "Болгар легендалары" һәм "Әлмәндәр" мультфильмнары күрсәтеләчәк, шулай ук "Татармультфильм" студиясе режиссеры Сергей Киатров белән иҗади очрашулар узачак.
Тормышны ярату турында "Әлдермештән Әлмәндәр" анимацион фильмы Туфан Миңнуллинның шул ук исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән. Аны булдыру өстендә ел ярым дәвамында якынча 60 кеше эшләде, Камал театры артистлары: Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Ләйсан Гатауллина һәм Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфеев тавышлары белән "сөйләшүче" 90 персонаж сүрәтләнде.
Ә "Татармультфильм" тарафыннан "Яңарыш" фонды белән берлектә иҗат ителгән тулы метражлы "Болгар легендалары" мультфильмында танылган легендалар һәм тарихи фактлар берләштерелә. Сюжет буенча яшь Тимер серле туннель аша сәяхәткә чыга һәм тарих сакчылары белән бергә Болгарны шәһәрнең бөеклеген җимерергә омтылган борынгы явызлыктан саклый.
Кинотеатр кассаларында билетлар алырга мөмкин: Оренбург шәһәре, мегамолл Мармелад, Шарлык шоссесы, 1/2 йорт
