Пресс-показ. Конкурста катнашучы Казахстан фильмы «Эвакуация»не беренчеләрдән булып журналистлар карады

«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале башланыр алдыннан Казахстан режиссеры Фархат Шариповның «Эвакуация» конкурс фильмын беренчеләрдән булып массакүләм матбугат чаралары вәкилләре карады.

Икенче бөтен дөнья сугышына багышланган, Казахстан якларына 1,5 миллионга якын совет халкының эвакуацияләнүе турындагы картина берничә ел дәвамында төшерелә. Тормышка ашыру идеясе инде 2019 елда ук барлыкка килә. Менә бүгенге көндә генә экраннарга чыгуга ирешелә. Режиссер сүзләренчә, мондый дәвамлы эш тышкы факторларга гына бәйле түгел (мәсәлән, пандемия вакытындагы кыенлыклар), ә яңа сценария күзаллаулары һәм картинаның режиссерлык эшен җиренә җиткереп башкаруда да.

 

Фархат Шарипов 25 яшеннән үк кино эшчәнлеген башлап җибәрә һәм беренче «Ал куян әкияте» картинасы 90нчы, 2000 нче еллар башындагы бандитлык чорындагы “алтын” Казахстан яшьләре турында була. Тагын бер танылган «18 килогерц» дигән фильмында автор мәңгелек ата-ана белән балалар каршылыгы темасын, наркоманлык һәм яшьләр арасындагы фахишәлек кебек көндәлек вәзгыять проблемарын күтәрә.

«Эвакуация» фильмына, журналистлар белән очрашуда, билгеле Казан кинотәнкыйтьчесе, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә кино тарихы укытучысы Фёдор Фефилов үзенең күзәтмәсен бирде. Аның фикеренчә, Фархат Шариповның яңа эше тулысынча фестиваль форматындагы фильм. “Аның гадәти булмаган сюжет борылышлары бар, анда төп һәм икенчел персонажларның сюжет юллары аерым тормыш алып бара, шулай ук үзара бәйләнештә тора, һәм барысы да үз мәгънәләрен ача, фильмның төп идеясын тулыландыра. Ут белән ничек эшләнүе искитмәле, күп катлы саундтрекны оста куллану да гаҗәеп эш булып тора, персонажларның хикәя үсеше, исемнәр, образлар һәм гамәлләр үзгәрүеннән башлап сезне ул вакыттагы вакыйгаларга чумдыра. Картинага slice of life (тормыш кисәге) жанры сайланган. Алексей Герман һәм Кира Муратова кебек режиссерлар кулланган бик нечкә һәм оста, мәгънәле детальләр булу документальлек, фотоаппарат рәвеше һәм редакцияләүдә монтаж ысулына охшаганлык өсти. Фархат Шарипов аңлы рәвештә классик сценария төзелешеннән ерак тора. Ул сайлаган структура үзара чиктәш хикәяләрнең никадәр катлаулы булуын, персонажларның психологик һәм эмоциональ халәтләрен, сюжет үсешенә күп санлы тышкы факторларның тәэсирен күрсәтә. Бөтен кино линиясендә бер дә акыл өйрәтү кебек элементлар юк: режиссер белә торып бөтенләй үк тискәре булган персонажларның образларын кулланмый, ләкин аларның эшләрен ачык итеп күрсәтә. Шулай иттереп тамашачыны ышандырып кына калмый, ә уйландыра да. Финал өлешен дә юкка гына ачык калдырмагандыр. Фильм, көтмәгәндә, хәтта шаккатыргыч рәвештә, персонажларны баштагы хәлләренә әйләндереп кайтара. Һәм шул ук вакытта өмет өзмичә, Алма-Ата вокзалында бик күп кеше радиоалгычтан нинди яңалыклар ишетеләчәген борчылып һәм игътибар белән көтәләр.”

 

«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивалендә «Эвакуация» фильмы 8 сентябрь 19:25 сәгатьтә «Алмаз Синема – Родина» кинотеатрында күрсәтелә.

Ә Казахстан киносы көнендә 8 сентябрь 11:45 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында да.

Ике күрсәтүгә дә керү регистрация аша ирекле.

 

Өстәмә мәгълүмат сайтта: https://kazan-mfmk.com/schedule/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз