Продюсер Филипп Абрютин Казанда үз фильмын тәкъдим итәчәк

19 май көнне 18:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Команда мечты» дигән эксклюзив фильм күрсәтелә. Кинотасманы режиссер һәм продюсер Филипп Абрютин тәкъдим итәчәк.

Чарага керү ирекле, урыннар саны чикләнгән. Урыннарны алдан түбәндәге сылтама буенча https://kinoteatr-mir.ru/release/12348 броньларга яки кинотеатр кассасында алырга мөмкин.

«Команда мечты» (6+) – спорт комментаторы Степан Вершининның (Ян Цапник) мавыктыргыч тарихы. Яңа эш эзләгәндә ул яшь жокейларны – заманча Ромео һәм Джульеттаны – Артур белән Катяны очрата. Алар җиңү яки мәхәббәт кебек сайлау алдында тора. Вершининның үзенә дә иң катлаулы сорауга җавап табарга туры киләчәк: аның өчен нәрсә мөһимрәк – гаиләме, мәхәббәтме яки карьерамы, әллә элеккеге данымы?

Режиссер фильмның Мәскәүдә һәм Татарстанда төшерелүе хакында болай ди: «Казанда ипподром урнашкан, анда даими рәвештә мөһим ат чабышлары уза, бөтен кирәкле инфраструктура бар. Локацияләр сайларга килгәч, без шундук Казанда төшерәчәгебезне аңладык».

«Команда мечты» (6+) фильмы 19 майдан Татарстан прокатында. Фильм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәмендә прокатка чыга. Ул РФ Мәдәният министрлыгы һәм Россия Кинематографистлар берлеге ярдәме белән төшерелгән. Кинотеатр прокатыннан җыелган акчалар #МЫВМЕСТЕ! Бөтенроссия акциясе кысаларында гуманитар ярдәмгә җибәреләчәк.

«Команда мечты» фильмы Россия халыкларының мәдәни мирасы елында уникаль форматта – илебез прокаты тарихында беренче тапкыр рус, чечен, татар һәм якут телләрендә профессиональ күп тавышлы дубляжда чыгачак.

Кинотасма «Пушкин картасы» программасында катнаша.

KEY_DREAM_TEAM_RGB_DIGITAL_2048х858_v kino 28.jpg

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз