Равил Шәрәфиевны 85 яшьлек юбилее белән котлау

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның М.Җә­лил исе­мен­дә­ге бүләге лау­ре­а­ты, Та­тарс­тан­ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты Равил Шиһап улы Шәрәфиевны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

DSC_4536_resize.jpg

Кадерле Равил Шиһап улы!
Сез театр өлкәсендә дә, кино сәнгатендә дә кабатланмас образлар булдырган легендар шәхес, киң иҗа­ди колачка ия оста. Башкарган рольләрегез тамашачы күңелен яулый, сокландыра, гаҗәпләндерә, көлдерә, уйландыра. Безнең "Кино+Театр, Документаль кино көннәре кебек проектларда бик теләп катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Сезгә озын, бәхетле гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, бары тик күңелле вакыйгалар телибез!

Ихтирам белән, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе коллективы
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз