Россия киносының бөек остасы Вадим Абдрашитовка быел 80 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан "Магнит бураннары" фильмының ретроспективалы тамашасы аңа багышланды. Бу картинадагы вакыйгалар режиссерның эшләгән заводындагы хисләр белән сыналулары, мәхәббәт өчпочмагы, забастовкалар һәм эштәге башка каршылыклар тормышының үзгәрешенә китерүе турында бара. "Магнит бураннары" фильмының режиссеры үз эше турында болай дип әйтә: "Бу фильм идеясыз, массалар хәрәкәтенең мәгънәсез һәм җимергеч булып зыян салуы турында бара."
"Вакыт белән әңгәмә" документаль фильмы рекордлы вакыт эчендә ай ярым арада төшерелде. Тасма режиссеры Светлана Стасенко Вадим Абдрашитовның тормыш тасвирламасын хронологик яктан төзергә омтылмаган, шуңа да карамастан, картина язмышының төгәл линиясе ачык күзәтелә. Фильмда бөек остаз турында хатыны Нателла Тоидзе, Алексей Мизгирев, Карен Шахназаров, Александр Миндадзе, Сергей Гармаш, Максим Аверин искә алып сөйлиләр.
Шулай иттереп, "Вакыт белән әңгәмә" фильмы танылган режиссер Вадим Абдрашитов турында, ул анда вакыт белән әңгәмә кора. Фильм күрсәтелгәннән соң, режиссер хатыны Нателла Тоидзе-Абдрашитова тамашачылар белән җылы һәм җанлы аралашу үткәрде.
Ул үз чиратында кино төшерүче төркемгә кешеләрдә якты хисләр һәм режиссер турында истәлекләр торгызганнары өчен рәхмәтен белдерде.
Вадим Абдрашитов фильмнары һәм аңа багышланган фильм ретроспективасын күрсәтү ностальгия атмосферасында үтте, аны һәр тамашачы үзе дә сизде.
Очрашуга килгән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалеева рәссам Нателла Тоидзеның картиналары Третьяков галереясендә, Россия музеенда һәм башка дистәләгән Россия һәм чит ил галереясендә күрсәтелгән гаҗәеп, үзенчәлекле стилен билгеләп үтте.
Бәхетле гаилә мөнәсәбәтләренең серен Тоидзе ире белән шәхси тормышын һәм профессиональ өлкәсен аермыйча бер-берсенә гел ярдәм итүендә күрә. Нателла Георгиевна тормыш иптәшен кино төшерүләрдә гел бергә озатып йөри һәм аның барлык кино картиналарындагы кулланган детальләргә киңәшләрен бирә.
Вадим Абдрашитовның хатыны болай дип искә ала: "Аның экспедицияләре вакытында без бер-беребезне бик сагына идек ки, һәм берзаман Вадим мине үзе белән алырга булды. Чөнки безнең мәхәббәтебез шулкадәр зур иде, безгә кыска вакытка да аерылып яшәү авыр булды".
Тамашачылар гений хатыны булу авырмы дип сорагач, Нателла Георгиевна кыскача гына: "Җиңел! Зур гений белән җиңел», диде.
Исегезгә төшерәбез, 5-9 сентябрьдә Казанда үткәрелүче «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Форум девизы: "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек".