Самара яр буенда «Исәнмесез» фильмы күрсәтеләчәк

5 июньдә беренче тапкыр Самара өлкәсенең ачык һавадагы «Филин» бушлай кинотеатры мәйданчыгында (София яр буе) тамашачылар соравы буенча, «Сабантуй -2022» бәйрәме кысаларында, Татарстан кинематографистларының иң популяр фильмнарының берсе – «Исәнмесез» («Живы ли сез?») күрсәтеләчәк.

Әлеге чара Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы, Самара шәһәр округы администрациясенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте Департаменты һәм Самара шәһәр округының «Самара Яр буе» муниципаль предприятиесе ярдәме белән оештырыла.

Фильм 17: 00 сәгатьтә башлана, татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

Самара шәһәрендә фильмның премьерасы 14 апрельдә «Художественный» кинотеатрында булды, тамашачылар өчен режиссер Илдар Ягъфәров һәм Татарстан Республикасының Халык артисты һәм фильмның баш герое Инсаф Фәхретдинов белән иҗади очрашу да узды.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз