
9 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре узачак. Петербурглылар Татарстан Республикасының заманча кинематографы белән таныша, экранлаштырылган татар әдәбиятының танылган әсәрләрен күрә һәм кино режиссерлары, шулай ук ТР "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесенең репертуар бүлеге башлыгы Алия Билданова белән аралаша алачак.
Программада өч картина тәкъдим ителә, аларның һәрберсе татар мәдәнияте һәм тарихының төрле якларын чагылдыра:
9 октябрь 19.00 сәгатьтә - "Әниләр һәм бәбиләр", 12 +
Режиссер Ирек Хафизов белән иҗади очрашу.
Фильм күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы нигезендә төшерелгән. Сюжет өчен бер бала тудыру бүлегендә бергә булган дүрт хатын-кыз тарихы нигез булып тора.
10 октябрь 18.00 сәгатьтә - «Кырык дүртнең май аенда». 12+
Режиссер Александр Далматов белән иҗади очрашу.
1944 елның язында тикшерү комиссиясе агач әзерләү пунктына килә һәм эшче Хамдиянең законсыз туган сабыен балалар йортына җибәрергә карар итә. Хәмдия үзенең сабыеннан мәхрүм калачагын аңлый һәм баланы саклап калыр өчен җинаять адымына бара. Ул вакытта урман кисүдән качу, сугыш чоры законнары буенча җиде елга кадәр төрмәгә ябылуга китерә.
12 октябрьдә 17.00 сәгатьтә "Әлмәндәр" (Әлдермештән Әлмәндәр). 6 +
Режиссер Сергей Киатров белән иҗади очрашу.
Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы нигезендә төшерелгән фильм тормышка мәхәббәт турында бара. Күк канцеляриясендә гадәттән тыш хәл - рөхсәтсез озын гомерле кеше, ягъни татар авылы Әлдермештән Әлмәндәр исемле карт табыла.
Кино күрсәтүләр "Ленфильм" киностудиясе кинотеатрында Каменноостровский проспекты, 10 адресы буенча узачак.