Санкт-Петербургта узачак Татарстан киносы көнендә «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк

18 октябрьдә Санкт-Петербургта узачак Татарстан киносы көнендә «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк.

«Төньяк башкала»ның төрле мәйданчыкларында Татарстан киносы көннәрен үткәрү матур бер гадәткә әверелде - чара 4 нче елын уза. Анда яңа фильмнар тәкъдим ителә, режиссерлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр оештырыла. Башка еллардан аермалы буларак, быел программада «Чәк-чәк Party» да бар. Татарстан киносы көненә килгән һәркем татар халкының милли ризыгыннан авыз итә алачак. Фильмнан соң режиссер Юлия Захарова белән иҗади очрашу узачак.

«Тарлан» – Казахстан белән Татарстанның татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча төшерелгән уртак фильмы. Кинотасманың бер өлеше – Казахстанда, Сабантуй кадрлары Татарстанда төшерелде.Татарстан ягыннан фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.

«Тарлан» фильмы Санкт-Петербургта узачак Татарстан киносы көнендә «ПитерКиТ» Халыкара студентлар фильмнары фестивалендә күрсәтеләчәк.

Чарага керү бушлай.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз