«Шаг навстречу!» ("Алга бер адым!") Халыкара иҗат фестивалендә катнашырга чакырабыз

2011-2026 елларга «Доступная среда» ("Уңайлы мохит") дәүләт программасы кысаларында 2026 елның 16 маеннан 23 маена кадәр Санкт-Петербургта Унтугызынчы халыкара «Шаг навстречу!» ("Алга бер адым!")  иҗат фестивале узачак.

Фестивальнең максаты - мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәзерге дөньяда тулырак социаль адаптацияләнүенә ярдәм итүче иҗади потенциалын ачу.

Фестиваль программасы Россия Федерациясе Президенты Администрациясе, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектка классик сәнгать йолдызлары - Мариинский театры солистлары һәм дирижёр В.А. Гергиев актив ярдәм күрсәтә.

Фестиваль программасында - сәнгать һәм декоратив-гамәли эшләр күргәзмәләре, классик һәм эстрада сәнгате концертлары, башкару осталыгы һәм рәсем сәнгате буенча мастер-класслар, фәнни-гамәли конференция, укытучылар һәм ата-аналар өчен дәресләр, шәһәр буйлап экскурсияләр бар.

Үткәрү нәтиҗәләре буенча балаларның иң яхшы сәнгать әсәрләре күргәзмәдә катнашачак, иҗади коллективлар Санкт-Петербургның иң яхшы мәйданчыкларында чыгыш ясаячак.

Тулы мәгълүмат сайтта: https://feststep.com/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз