«Төрки дөнья» конкурстан тыш программасы
Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестиваленең «Төрки дөнья» конкурстан тыш программасына 4 илнең фильмнары кертелде. Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан режиссерларының кинокартиналары күрсәтеләчәк.
Программадагы картиналар:
«Авыл көйләре» (реж. Лина Вонг),
«Аваз» (реж. Кенжебек Шаикаков),
«Йорт» (реж. Джамшид Нарзикулов),
«Качкын» (Дастан Жапар Рыскелди).
Кинокүрсәтүләр Бауман урамы 44 нчы йортта урнашкан Алмаз Синема (Родина) кинотеатрында узачак.