Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстан киносы көннәре старт алды.
2 ноябрьдә Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстан киносы көннәре старт алды. Оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе һәм Анталья шәһәренең Татарстан мәдәният җәмгыяте.
Тамашачылар игътибарына «Әпипә» музыкаль комедиясе, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төшерелгән, Татарстан белән Казахстанның уртак проекты - «Тарлан», Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» картиналары тәкъдим ителә. Фильмнар татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Әлеге проект “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тарафыннан татар халкының тамырлары, гореф-гадәтләре, телен саклау нияте белән оештырылган һәл елдан-ел үзенең географиясен арттыра бара.
Милләттәшләребезне көтеп калабыз!