«Тарлан» фильмы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә халыкара кинофестиваль бүләгенә лаек булды

Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча иҗат ителгән Татарстан һәм Казахстанның уртак хезмәте булган «Тарлан» фильмы V Әл-Айн халыкара кинофестивалендә (БГӘ, Абу-Даби) жюри тарафыннан бүләккә ия булды.

Әл-Айнда узган кинофестивальнең халыкара конкурс программасында төрле илләрдән 7 кинотасма катнашты. Шуларның өчесе генә (Һиндстан, Сүрия һәм Россиядән) призлы урыннарга лаек дип танылды. 

Алар арасында режиссер Юлия Захарованың Татарстан һәм Казахстанның копродукциясе – «Тарлан» фильмы да бар: ул авыл малае белән колынның дуслыгы турында. Бүләкләр фестиваль президенты Әмир Сәлмән катнашында тапшырылды.

Кинофестивальне оештыручылар кулыннан бүләкне «Тарлан»ның продюсеры, «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова алды.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз