«Тарлан» фильмы Улан-Удэдан чираттагы җиңү белән кайтты!

Казахстан-Татарстан фильмы «Тарлан» бу атнада Бурятия Республикасында узган «Хрустальный нерпенок» I Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм гаилә фильмнары кинофестивалендә берьюлы ике приз яулады. Малайның белән атның дуслыгы турындагы картина «Халыкара конкурста иң яхшы балалар роле» номинациясендә, шулай ук конкурсның балалар жюрие призы белән билгеләнә.

«Хрустальный нерпенок» фестивале Улан-Удэда 12-17 майда узды. Халыкара конкурста Иран, Кытай, Белоруссия, Һиндстан, Россия, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстан, Төркия, Әрмәнстаннан 13 фильм тәкъдим ителгән. Россия конкурсы 12 картинаны үз эченә ала. Фестивальнең оештыручылары булып Бурятия Республикасы Мәдәният министрлыгы, Евразия телевидение һәм радио академиясе (ЕАТР), Россия кинематографистлар берлегенең продюсерлар һәм кинопроцессны оештыручылар гильдиясе чыгыш ясый.

Халыкара конкурс жюрисын продюсер, режиссер, сценарист, «Көнчыгыш&Көнбатыш. Классика һәм авангард» халыкара кинофестивале президенты Татьяна Воронецкая җитәкли. Халыкара конкурста иң яхшы балалар роле» номинациясендә приз белән Бекежан Маясаров билгеләнде («Тарлан» фильмы, Казахстан, Россия). Балалар жюрисы «Партизан урманы хәзинәсе» (Россия) һәм «Тарлан» фильмнарын билгеләп үтте.

Оештыру комитеты чакыруы буенча, «Хрустальный нерпенок» фестивалендә «Тарлан» картинасын «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова тәкъдир итте. «Улан-Удэда ике призга лаек булдык. Халыкара конкурста балалар жюриеның нәкъ менә безнең «Тарлан» картинасын сайлавы аеруча сөенечле. Балалар йөрәкләре белән тавыш бирәләр, аларны фильмда күтәрелгән хисләр һәм тема ягыннан алдап булмый. Алар лакмус кәгазе кебек моны ничек һәм ни өчен эшләнгәнне сизәләр», - диде Миләүшә Айтуганова.

Айтуганова сүзләренчә, «Тарлан»да төп рольне башкаручы халыкара жюрига бик ошаган һәм иң яхшы балалар роле өчен бүләк алган. Бекежанның «Тарлан»дагы роле – кинода дебют. «Бекежанның «Тарлан» өчен алган бүләкләре актерлык тормышына юлламасы булыр дип ышанам», - ди ул.

Моннан тыш, «Тарлан» кинотасмасы Бурятия татар диаспорасы өчен махсус күрсәтелде. «Фильмнан соң без татар диаспорасы вәкилләре белән аралаштык. Алар киләсе елда Татарстанның берничә яңа фильмын алып килүебезне һәм Улан-Удэда даими рәвештә Татарстан киносы көннәрен оештыруыбызны сорадылар. Без шулай ук Бурятия кинематографистлар берлеге белән Казанда Бурят киносы көннәрен үткәрү турында килештек», - дип хәбәр итте Айтуганова.

«Тарлан» ның дөньякүләм премьерасы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узды – картина «Тулы метражлы уен фильмнары» конкурс программасында «Тамашачы мәхәббәте» призын яулады. Моннан тыш, «Тарлан» бик күп дөньякүләм фестивальләрдә катнашырга өлгерде. Мәсәлән, ул төрки дөньяның «Коркут Ата» халыкара кинофестивалендә, ICAFF filming award (Көньяк Корея), 18 нче «Popoli e Religioni — Terni Film Festival» (Италия, Терни), 21 нче Imagine India film festival (Испания, Мадрид), TIBURON International Film Festival (АКШ), 28 нче халыкара «Листопад» кинофестивале, Алма-Атаның 10 нчы «Бастау» этномәдәни фильмнар фестивале, DIFF (Бангладеш, Дакка) кинофестивалләренең конкурс программасына керде. Париждагы Казахстан киносы фестивалендә режиссер Юлия Захарова яшь кинематографист буларак бүләкләнде.

    diploms_corrected_page-0002.jpg

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз