«Татаркино» Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастингка чакыра!

27 июль көнне «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстанның халык язучысы Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг оештырыла. Кинотасманың иҗат төркеме төрле яшьтәге актерлар эзли.

Илдар Юзеев «Гашыйклар тавы» әсәрен 1985-86 нчы елларда яза. Спектакль 2014 елның 30 ноябреннән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында аншлаг белән бара.                                     

Кастингка 20-30 яшьлек егет-кызлар һәм 50, 60, 80 яшьлек өлкәннәр чакырыла. Барлык катнашучыларның татар телендә камил сөйләшүләре мөһим.

«Бу юлы Илдар Юзеевның әсәренә тукталырга булдык. Кинотасма өчен сценарийны аның улы Салават Юзеев язды, фильмны да ул төшерәчәк. Әлегә төгәл локацияләрне әйтү кыен, шулай да Әтнә районын, Лениногорскны күзаллап торабыз. Бәлкем башка районнар булыр», - ди Ирек Хафизов.

Актерларны «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, фильмның кастинг-директоры Ирек Хафизов, Татарстан кинематографистлар берлеге әгъзасы, драматург, язучы Салават Юзеев сайлаячак.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 10:00 

Кастингка язылу өчен махсус төркем: https://chat.whatsapp.com/BeYkyvgOfEqDmzaYWGCNzG

Журналистларны әлеге чарада көтеп калабыз!

Аккредитация өчен pr@tatarkino.ru почта адресына исем-фамилия, телефон номерын юлларга кирәк.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз