Татарстан кинопроекты "Алтын минбар" Халыкара питчинг кинофестивалендә җиңүче булды

7 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленең Халыкара кинопроектлар питчингы узды. Җиңүне Татарстан режиссеры Рифат Миндубаев "Шамакай" проекты белән яулады.

2025 елда Халыкара кинопроектлар питчингы "Алтын минбар" XXI Казан халыкара кинофестиваленең эшлекле программасы кысаларында алтынчы тапкыр үткәрелә. Шорт-биткә 14 уникаль һәм төрле проектлар кергән. Программа кысаларында Татарстан хезмәттәшлеге Мисыр, Гыйрак, Иран, Сүрия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан, Беларусия кебек илләр белән бара. Шулай ук Россия төбәкләре дә киң тәкъдим ителгән. Гариза материаллары тарихи вакыйгалар, социаль драмалар, гаилә һәм романтик сюжетлар, детективлар һәм триллерлар, комедияләр, фәнни фантастика һәм маҗаралар, фэнтези һәм әкиятләр кебек киң жанр спектрында күрсәтелә.

Катнашучыларның презентацияләрен эксперт комиссиясе әгъзалары бәяләде. Алар - Россия продюсеры, "Вега фильм" кинокомпаниясенең генераль директоры Катерина Михайлова (Россия); "Хорошо Продакшн" Продюсер Үзәге ҖЧҖ җитәкчесе Наталья Иванова (Россия); "Саха фильм" кинокомпаниясенең генераль директоры Алексей Егоров (Россия); Indian films кинодистрибуцион компаниясенең генераль продюсеры һәм хуҗасы Карен Мирзоян (Россия); "Алма Пикчерс" ҖЧҖ генераль директоры Алмагөл Тлеуханова (Казахстан); актер, продюсер, Шарм-эль-Шейхта Гарәп һәм Европа кинофестиваленең директоры Ашраф Сархан (Мисыр); "Дин бүген" кино, дин һәм җәмгыять фестивале директоры Андреа Морген (Италия); режиссер, продюсер, "Дамаскта кино көннәре" фестивале директоры Алмоханнад Кальсом (Сүрия); продюсер, Иран фильмнары һәм телепрограммалары дистрибьюторы, IRIB MEDIA TRAD компаниясе башкаручы директоры Алиреза Шахрохи (Иран); сценарист, режиссер, "The one film" кино мәктәбе укытучысы, халыкара фестивальләр жюри әгъзасы Дарья Елена Дашунина (Россия); BABYLON анимацион фильмнар кинофестивале директоры Әмер Сабах (Гыйрак).

Халыкара кинопроектлар питчингының Гран-приен режиссер Рифат Миндубаевның "Шамакай" (Татарстан Республикасы) проекты яулады. Җиңүчегә приз - фильм төшерү өчен 500 мең сум күләмендә финанс ярдәмендзге сертификат тапшырылды.

Социаль драма үзәгендә - ике "күренми торган" бала турында иң гаҗәеп хикәя сөйләнә. Аутист малай һәм ятим кызның үзенчәлекле булулары аларны тирә-юньдәгеләргә сизелми торган дөньяда яшәтә һәм алар бер-берләрендә ярдәм генә түгел, ә иҗат һәм үзара чиксез игелек аша үз-үзеңне тану юлын да табуга алып бара ала.

Рифат Миндубаев "Шамакай" фильмын төшерү өчен мәйдан буларак Татарстанны сайлавын берничә сәбәп белән нигезләде: "Иң беренче чиратта, вакыйга җирле мәдәният аша тирән күрсәтелә. Татарстанның табигый һәм шәһәр ландшафтлары төшерү өчен идеаль декорацияләр булды: Казанның матур ишегаллары, тарихи Иске Татар бистәсе, Казанның һәм Иделнең мәһабәт яр буйлары, провинция урамнары һәм бер-берсеннән адым ераклыгында урнашкан ташландык биналар булу чыгымнарны киметә. Җитештерүнең икътисади нәтиҗәлелеге локацияләрнең компактлыгы, региональ сервисларны куллану һәм җирле иҗади командаларны җәлеп итү белән тәэмин ителде, бу чикләнгән бюджет вакытында югары сыйфатка гарантия бирә ала."

Шулай ук "Шамакай" проекты Алмагөл Тлеухановадан Казахстанда "Алма Пикчерс" кинокомпаниясе белән берлектә питчингта катнашу өчен махсус приз - сертификат белән бүләкләнде.

"Фильмнарның презентацияләре үз төрлелеге белән сокландырды - аларның һәрберсе уникаль өстенлекләргә һәм потенциалга ия. Әмма конкурс кагыйдәләре бер генә җиңүчене күздә тота. Шуңа да карамастан, "Шамакай" проектының уңышына ышаныч нык: мин үз чиратымда талантлы профессионаллар командасын җәлеп итәргә һәм халыкара кинофестивальләрдә танылу яулый алырлык картина ясарга булышырмын ", - дип билгеләп үтте Катерина Михайлова һәм проектны хуплау өчен "Вега фильм" кинокомпаниясеннән сертификат - Рифат Миндубаевка өстәмә бүләк буларак тапшырды.

Үз чиратында, питчинг җиңүчесе эксперт комиссиясе әгъзаларына рәхмәтен белдерде: "Югары бәяләвегез өчен рәхмәт! Бүген "Шамакай" питчингның өч призына да ия булу бәхетенә иреште. Мин идеяне тормышка ашыру һәм тамашачыларны яхшы эшләргә рухландыра алырлык фильм ясау өчен бар көчемне куячакмын. Киләсе ай ярым эчендә сценарийны җентекләп төгәлләргә һәм аны барлык партнерлар белән килешергә кирәк. Аннан соң без раскадровка эшли башлаячакбыз, финанслауны җәлеп итәрбез һәм, ниһаять, күптән көтелгән төшерүләрне башлый алачакбыз".

Андреа Морген җиңүчене сайлау принципларны аңлатты. Аның фикеренчә, "Шамакай" проектын тәкъдир итү бик төгәл һәм дөрес иде. "Экспертлар проектның тулы әзерлеген һәм режиссер ниятенең ачыклыгын бәяләделәр - комиссия әгъзалары авторның иҗади ниятләрен һәм аның карашын ачык аңладылар, бу "Шамакай" файдасына карар кабул итү процессын җиңеләйтте", - дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, 5-9 сентябрьдә Казанда үткәрелүче «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Форум девизы: "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек".

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз