Әтнә районының Ары авылында «Гашыйклар тавы» фильмы төшерелә

Бу көннәрдә Әтнә районының Ары авылында Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасы нигезендә тулы метражлы нәфис фильм төшерелә башлады. Кинотасманың режиссеры һәм сценарий авторы – язучының бердәнбер варисы Салават Юзеев.

Фильмның кастинг директоры Ирек Хафизов хәбәр итүенчә, төп рольләрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин һәм театраль студия артисты Эльза Кәримова.

«Үзебезгә кирәкле, сюжетка туры килгән урынны шактый эзләдек. Махсус алданрак килеп, сайлап йөрдек. Әтнәнең Ары авылында без эзләгән, күзаллаган өйләр табылды», - ди Ирек әфәнде.      

Фильмның иҗат төркеменә яңа оператор өстәлгән: «Операторыбыз – Салават Юзеевның укучысы, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, Ангола егете Карлос. Эшен оста башкара, үзенең профессиональ аппаратурасы бар. Безнең белән әкренләп татарчага да өйрәнә, хәлләрең ничек дигән сорауга да ияләште,, рәхмәтен дә әйтә. Съемкалар кимендә бер-ике атна дәвам итәчәк», - дип белдерде кастинг директор.

«Гашыйклар тавы»нда Татарстанның төрле театрлары – Әтнә татар дәүләт драма театры, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Әлмәт татар драма театры актерлары катнаша. Рольләрдә – Илдус Әхмәтҗанов, Рәфыйк Таһиров, Лилия Сергеева, Диләрә Рәхимова, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Мәхмүтова, Хәлимә Искәндәрова, Минвәли Габдуллин, Раушан Шәриф, Илдус Габдрахманов һәм башкалар.        

Фильмның премьерасы 2024 нче елга планлаштырылган.                                     

Фоторепортаж: https://disk.yandex.ru/d/d2D8-8URRZdyIQ

Журналистларны Әтнә районының Ары авылында көтеп калабыз! 22 сентябрь 17 сәгатьтән башлап яшь актерлар белән, 23 сентябрь көн дәвамында өлкән яшьтәге актерлар белән сәхнәләр төшереләчәк.

Сораулар буенча: +7 917 878-87-29 – Татьяна Мельникова

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз