




«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, күренекле Совет һәм Россия драматургы Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча тулы метражлы фильм төшерүе турында хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 25 августында Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел була. Аның иҗаты илебезнең мәдәни мирасының әһәмиятле өлеше булып тора. Аның пьесалары тирән психологизм, әхлак һәм гаилә кыйммәтләре мәсьәләләренә игътибар белән аерылып тора. Туфан Миңнуллинның иҗаты туган якка, аның тарихына һәм традицияләренә мәхәббәт белән сугарылган. Милли үзенчәлекне саклауда бу аеруча мөһим.
«Әниләр һәм бәбиләр» фильмын төшерү эшләре 2024 ел ахырында башланып китте. Аның беренче күренешләре инде төшерелде. Төп өлеше агымдагы елның 17-26 февраленә планлаштырылган. Барлык әзерлек эшләре инде төгәлләнде, актерлар составы да тупланды.
“Бу этапта төп кыенлык актерларның театрда спектакльләр белән мәшгуль булулары. Безгә аларның буш вакытларына көйләнергә туры килә. Шуңа да карамастан, алтын урталык табып, без төшерү эшләрен уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип ышанам, - диде фильмның режиссеры Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов.
«Әниләр һәм бәбиләр» фильмын төшерү мизгелләрен, төшерү урынында булган кызыклы яңалыкларны сайтка урнаштырып барачакбыз. Игътибар белән күзәтегез.