Якутиядә Татарстан Көннәре уза

Татарстан кино әһелләре Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур делегация составында Саха (Якутия) Республикасында Якутск АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан узачак Татарстан Көннәренә юл тота.

Исегезгә төшерәбез, бер ел элек Казанда Якутск киносы көннәре узды. Ул чакта казанлыларга Якутияның алты фильмы тәкъдим ителде. Шулай ук берничә республика кинематографистлары катнашында түгәрәк өстәл узды.

Якутиядәге Татарстан көннәрендә кино әһелләреннән – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, режиссерлар Илшат Рәхимбай һәм Алексей Барыкин катнашачак.

«Сахафильм» кинокомпаниясе җитәкчесе Сардана Саввина Татарстан һәм Якутия арасындагы үзара хезмәттәшлекнең мөһимлеген раслады: «Беренчедән, безнең уртак кызыксыну бар – телләр, мәдәният, гореф-гадәтләр охшашлыгы. Икенчедән, заман шартларында милли кинематографияләр үсешенең гомуми тенденцияләре барларга, фикер алышырга, анализларга, үсешнең яңа юлларын эзләргә кирәк. Безгә барыбызга да бердәмлек, үзара багланышлар һәм халыкларның мәдәниятләрен һәм рухын белү кирәк. Кино бит милли менталитетның нинди дә булса аерым якларын чагылдырып кына калмый, тамашачыларга әлеге халыкның ничек яшәвен, аның ни уйлавын, аның өчен нинди кыйммәтләр булуын аңларга да ярдәм итә».

Якутиядә Татарстан киносы көннәре 22 июньдә «Лена» кинотеатрында «Әпипә» музыкаль комедиясе белән ачыла. Аннары якут тамашачылары Илдар Ягъфәровның XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» призын һәм тамашачылар симпатиясе призына лаек булган «Исәнмесез?» драматик фильмын күрәчәк.

23 июньдә режиссер Алексей Барыкинның «Осанна» нәфис-документаль фильмы һәм Әмир Галиәскәровның «Без – 41 нче ел балалары» исемле тулы метражлы фильмы күрсәтеләчәк.

Кино күрсәтүдән һәм фильм төшерүчеләр белән очрашулардан тыш, Якутиядә Татарстан Республикасы Көннәре кысаларында «Россия милли кинематографы: үсеш нокталары» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре хакында фикер алышу узачак.

Якутия 1800х1080х92 (1).jpg

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз