Журналистларны «823 километр» нәфис фильмы премьерасына чакырабыз!

Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән. Вакыйгалар бер гаилә мөнәсәбәтләре аша бәйләнгән, әмма төрле чордагы (1908 елда, 1941-43 елларда һәм хәзерге көндә) өч тарихны берләштерә. Сценарий авторы – кино тәнкыйтьчесе, сценарист, GN Interpartners компанияләр төркеменең башкарма директоры Валерия Байкеева. Ул кинотасманың нигезе итеп Ә. Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» әсәрләрен алган.

Фильмның продюсеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Айтуганова. Аның кинографиясен ике дистәгә якын сериал, нәфис, документаль тасмалар тәшкил итә, аларның күбесе фестиваль һәм конкурс бүләкләре белән билгеләнгән. Продюсер фильмда новеллалар авторы образын булдыруның мөһимлеген билгели: «Бу – фильмда төп роль, әлеге образ вакыт призмасы аша вакыйгаларның асылын аңларга ярдәм итә».

Ирек Хафизов хәбәр иткәнчә, фильмда Татарстан Республикасының халык артистлары – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакиров, Фәнис Җиһаншин, Татарстан Республикасының атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова катнаша. Фильмда яшь буын артистларын Зөлфәт Закиров, Резеда Сәләхова, Илсаф Гыйззәтуллин тәкъдим итә, ә массакүләм күренешләрдә театр көллияте студентлары һәм Корсабаш авылы укучылары катнаша.

«Фильмда буыннар бәйләнешен югалту проблемасы һәм хәзерге яшьләрнең дөньяны кабул итүендә «кече Ватанның» әһәмияте күтәрелә», - дип ассызыклады картинаның режиссеры Әмир Галиәскаров.

Рәссам Булат Гыйлванов ярдәмендә тасмада XX гасыр башы һәм 40 нчы еллар бер йорт бинасында тормышка ашырыла. «Безгә ул заманның нечкәлекләрен саклау өчен бик күп костюмнар, реквизитлар һәм декорацияләр кирәк булды», - ди ул.

Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы хисабына төшерелгән.

Әмирхан Еники әсәрләре мәктәп программасына керә, димәк, «823-нче километр» фильмын Татарстан Республикасы белем бирү йортлары өчен файдалы булачак. Моннан тыш аны Пушкин картасы программасына кертү дә планлаштырыла.

Фильмның премьерасы «Мир» кинотеатрында ябык форматта узачак. Журналистларга кинотасманың иҗат төркеме – режиссерлар, актерлар белән аралашу мөмкинлеге булачак. Шул сәбәпле аккредитация өчен мәгълүматны (редакция, журналистның исем-фамилиясе, телефон номеры) «Татаркино» учреждениесенең матбугат бүлеге методисты Ландыш Гәрәевага +795-39-99-36-75 язуыгыз сорала.

 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз