«Әгәр әсәр бар икән, ул тәнкыйтьне тупылның тамыры кебек төртеп чыгачак»: Казанда Фәрит Дәүләтшинның «Хыял» фильмы тәкъдир ителде

11 ноябрь көнне «Мир» кинотеатрында режиссер Фәрит Дәүләтшинның «Хыял» исемле фильмы тәкъдир ителде.                                                                     

Фәрит Дәүләтшин татар кино сәнгате белән кызыксынучыларга «Күк капусы ачылганда», «Бичаракай», «Инсаф», «Батулла дәресләре» кебек хезмәтләре аша таныш.                                                                                          

Премьерадан соң, фильмда төп рольләрне башкарган Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры актрисалары – Энҗе Камалиева һәм Гүзәлия Нәҗипова, Россиянең атказанган артисты, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла белән иҗади очрашу узды.                                                           

Фильмда үзен уйнаган Ренат Әюпов озак еллар бергә эшләгән актрисаларны үзе өчен яңа яктан ачуын ассызыклады: «Фильмда үз-үземә зур тәнкыйть белән карадым. Шул ук вакытта үземнең артистларымның зур потенциалын күрдем. Озак еллар бергә эшләгәч, күз ияләшә, ничектер күнегелә, ә фильм миңа аларны бөтенләй башка яктан күрсәтте».                                             

Ренат Әюпов, режиссер буларак, кинотасмада җитешсезлекләргә дә игътибар итүен әйтте, әмма фикерен һәр эштән дә кимчелек табарга мөмкин, ә мин аны яратмыйм, кимчелек эзләү – дошманнар эше, дип тәмамлады.                 

 Язучы, драматург, сценарийлар авторы, Татарстан кинематографистлар берлеге әгъзасы Мансур Гыйләҗев фикеренчә, шәһәрдә төшерелгән фильмда татар мохитен тудыра алу – әсәрнең иң зур казанышы.                                           

 «Без бүгенге көндә татарстан нигезендә бик күп фильмнар төшерәбез, алар, күбесенчә, авыл тормышыннан, авыл нигезендә эшләнгән. Андый фильмнарда татар дөньясын, татар мохитен тудыру авыр түгел. Менә бу әсәрнең иң зур казанышы – шәһәрдә төшерелгән фильмның татар рухын, характерларын, мөнәсәбәтләрен саклавы».                                                                                      

Иҗади очрашулар һәрвакыт ачыктан-ачык аралашу, фикер алышу форматында бара. Күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла конструктив тәнкыйть сүзләрен җиткерде: «Беренчедән, иң авыр һәм кыен эш башкаруыгыз белән мин сезне тәбрик итәм! Икенчедән, егетләр, эйфориягә бирелмәгез әле, шедевр түгел бу. Тәнкыйть булса да, түзәргә кирәк. Мактап үтереп була, тәнкыйтьләп үтереп булмый. Әгәр әсәр бар икән, ул тәнкыйтьне тупылның тамыры кебек төртеп чыгачак, шуңа күрә тәнкыйтьтән курыкмагыз».     Тамашачылар фильмда Камалиевлар гаиләсен тулы составта күрде. Актриса Энҗе Камалиева бөтен гаилә белән тарихка кереп калулары өчен сөенүен белдерде, ә Гүзәлия Нәҗипова кечкенә генә хыялы чынга ашуын әйтеп үтте: «Бу минем беренче тәҗрибәм, фильмда беренче ролем. Хыялда бар иде, бер җирдә әз генә күренеп алсам да, үземне бәхетлерәк санар идем дип, уйлап йөрдем. Фәрит абыйга рәхмәт, ул мине әлеге рольне башкара алачагыма ышандырды».                                                                                                          

Очрашу азагында Фәрит Дәүләтшин фильмның дәвамы турында уйлавын әйтте һәм Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театрының бөтен труппасына рәхмәтен белдерде, сүзен: «Сездән башка бу фильм барып чыгар идеме-юкмы – белмим. Алга таба да бергә эшләргә, хыялланырга язсын», - дип йомгаклады.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз