«Без – кырык беренче ел балалары» фильмына кастинг игълан ителә!

28 гыйнвар көнне «Татаркино» оешмасы базасында танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг уза.                                                       

 Фильмның иҗат төркеме студентларны, укытучыларны, студентларның әти-әниләре, әсир фашистлар һ.б. рольләрен башкаручыларны сайлап алачак. Сюжет буенча, вакыйгалар сугыш чорында бара. Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.                                                                                                  

 «Без — кырык беренче ел балалары» повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Алар алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.                                        

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, кастинг алдан язылу буенча, барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп узачак.   

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 11.00

Алдан язылу өчен телефон: +7 (905) 375 02 84 (Фәридә Зиннәтова)

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз