"Без татар киносы үсешен күзәтәбез" - Рөстәм Солтангузин

Кичә бер үк вакытта ике мәйданчыкта - «Мир» кинотеатрында һәм Халыклар дуслыгы йортында уникаль кино күрсәтелде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты һәм Халыклар Ассамблеясе белән берлектә оештырыла торган «Панорама»  кинофестивале ярдәмендә фильмнар күрсәтүдән тыш, уникаль шәхесләр, фестиваль кунаклары белән очрашулар, республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни кыйммәтләре белән танышу күздә тотыла.

photo_2021-05-27_17-34-17.jpg


«Мир» кинотеатрында тамашачылар Башкортстан республикасының танылган кино эшлеклеләре – продюсер Азат Тимергазин һәм Әмир Абдразаков исемендеге «Башкортстан» киностудиясе директоры урынбасары Рөстәм Солтангузин белән очрашты. Алар белән очрашуга «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, башкортларның Казан шәһәрендәге милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тимур Йосыпов, ТР Мәдәният министрлыгыныңүзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге белгече Гөлназ Исмәгыйлева килгән иде. 

«Башкортстан» киностудиясе директоры урынбасары Рөстәм Солтангузин кинозалына килүчеләргә Башкорстан сәламен җиткерде: «Кунак ашы – кара-каршы, диләр. Без бүген монда җавап визиты белән: март аенда Башкортстанда Татарстан киносы көннәре узды. Әлеге чара тулы аншлагг белән үтте, тамашачылар татарча фильмнарны бик җылы кабул итте. Бүген без яңа фильмнар алып килдек, әйтик, «Алтын Сарай» мультфильмы узган айда «җыелды», аны әле татарстанлылар беренчеләрдән булып күрә. Мондый визитлар матур традициягә әйләнер дип ышанабыз. Безгә өйрәнерлек, тәҗрибә уртаклашырлык урын бар».

Тамашачылар Башкортстанда кинематограф индустриясенә яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсе ничек торуы һәм Россиянең башка шәһәрләрендә белем алучы студентлар кире туган якларына кайтамы, дип кызыксынды.

«Башкортстан» киностудиясе директоры урынбасары сүзләренчә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә белем алучыларның күбесе шунда калырга тырышалар, чөнки анда тормыш башка, ирек күбрәк. «Шулай да бездә яшь һәм талантлы белгечләр бар, әйтик, сез Айнур Әскәровның эшләрен карадыгыз инде, аның «Отряд Таганок» фильмы прокатта булды. Бүген Динара Әбдрәшитованың эшен күрдек. Миңа калса, проблема уңай якка хәл ителә", - дип җавап бирде Рөстәм Ринатович.

«Бу чаралар бик күп кызыклы фикерләргә, уртак проектларга җирлек булдыра. Бүген кич дәвамында мин продюсер Азат Тимергазинга үз идеяләремне җиткердем, Казанда башкорт фильмын төшерү турында әйттем. Барысы да уңышлы булыр дип өметләнәм», - диде башкортларның Казан шәһәрендәге милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Тимур Йосыпов.

Татарстан халыклары кинофестивале кысаларында, җәй көне тамашачылар якут, славян һәм әрмән фильмнарын карый алачак. Көз көне дагестан, бурят, һинд, гарәп һәм төрки халыклар киносы көннәре узачак. «Панорама» таджик киносы көннәре белән тәмамлана. Кинофестиваль турында барлык яңалыкларны «Татаркино» сайтында белергә мөмкин.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз