"Бу фильмның экранга барып җитүе – ниндидер могҗиза!": Казанда "Әпипә" комедиясенең премьера алды күрсәтүе узды

10 ноябрь көнне Парк Хаус сәүдә үзәгенең «Cинема 5» кинозалында Марат Кәбиров әсәре буенча төшерелгән «Әпипә» беренче музыкаль татар комедиясенең премьера алды күрсәтүе узды. Бу - татарда мюзикл жанрындагы беренче тулы форматлы фильм.

«Әпипә»не күрергә килгән тамашачылар өчен махсус бүләк тә әзерләнгән иде - фильмнан соң алар комедиянең иҗади төркеме белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетә һәм киңәш-теләкләрен җиткерә алдылар.

Очрашуда фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссеры Илшат Рәхимбай, артистлар – Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина катнашты.

5cJlBJlW09M.jpg

«Бу фильмның экранга барып җитүе – ниндидер могҗиза! Татар фильмын зур прокатка чыгару җиңел түгел. Бүген сезнең бирегә килеп, комедияне каравыгыз татар киносәнгатенә өлеш кертү, рәхмәт!» - дип тамашачыларга эндәште Илшат Рәхимбай.

Режиссер сүзләренчә, профессионал булмаган артистлар белән эшләү әллә ни авыр булмаган, ул хәтта җырчы кызларның ара-тирә берьюлы сөйләшә башлауларына да күнеккән. Аның сүзләренә җавап итеп Дилә Нигъмәтуллина: «Без – эстрада җырчылары, кино төшерү белән тәүге тапкыр очраштык. Фильмда төшү шундый авыр. Йокламыйча-ашамыйча гастрольләрдә йөреп, йөз концерт кую берни дә түгел икән» - дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова фильм алдына зур бурычлар куйган – ул эстраданың күпмеңле тамашачысын кино залларына алып килергә тиеш. Фильмның «йолдызлы» составы – Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә», «Фәридә-Алсу» кызлары, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиева, Зөлфия Вәлиева – әлеге бурычны үтәүдә ярдәм итәрме - вакыт күрсәтер.

Тамашачыларны комедиянең дәвамы булырмы, дигән сорау кызыксындырды. «Бу сорауга әле төгәл җавап бирә алмыйм, прокаттан соң карарбыз» - диде продюсер Миләүшә Айтуганова.

K0qUkFNzxGE.jpg_nA-HxEKHXQ.jpg6Cvos695GpY.jpg

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз