Казан II Халыкара төрки кино фестивален кабул итәргә әзерләнә

21-23 нче июньдә Казанда II Төрки кино фестивале узачак. Кинофорумда Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Төрекмәнстан вәкилләре катнашачак. Россия кино фестивалендә Татарстан, Башкортстан, Якутия һәм Хакасия фильмнары тәкъдим ителәчәк.

Быел кинофестивальнең бурычы - төрки фильмнар каталогын, катнашучы илләрнең кино студияләре белән копродукция булдыру һәм шул исәптән төрки илләрдә Татарстан киносын алга җибәрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр уздыру. Бу максаттан, быелгы фестивальгә кино студияләре һәм игълан ителгән илләр һәм төбәкләрнең дәүләт кино учреждениеләре вәкилләре чакырылган.

Узган елгы фестиваль нәтиҗәсе буларак, аның программасы Төркиядә күрсәтелде, документаль кино фестивале барышында әлеге фильмнарны шулай ук Үзбәкстанда һәм Казахстанда Халыкара фестивальләрдә күрә алганнар.

Быел Төрки киноның II фестивале старт алу мәйданчыгы, узган елдагы кебек үк, Татарстан башкаласы булачак. Фестиваль фильмнары «Мир» кинотеатры мәйданчыгында күрсәтеләчәк. Керү ирекле.

Фестивальнең эшлекле мәйданында ТР Дәүләт Советы, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл һәм үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр булачак.

Төрки дөнья киносы ассоциациясе эшчәнлеге Татарстан белән копродукция булдыру өчен этәргеч булды. Шушы эшчәнлеккә җирлегендә «Сафа һәм Сажидә» фильмы проекты барлыкка килде. Аны Төркия кинематографчылары да хуплады. XV Казан кино фестивале барышында узган халыкара кино проектлары питчингында әлеге проект төп бүләкне алды. Хәзерге вакытта Төркиядә булачак фильмнарның сценарие буенча эш бара.

II Төрки кино фестивале кунаклары шулай ук Сабантуй-2019 милли бәйрәмендә катнашачак.

Фестивальдә бүләкләр бирелмәячәк, аның бурычы - мәгърифәтчелек. 

Татарстан фестивальдә халык язучысы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасы буенча төшерелгән Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмын тәкъдим итәчәк.

 

***

Төрки кино фестивале төрки кинематографны популярлаштыруны, шулай ук Ауропа һәм Көнбатыш кино индустрияләренә бәйле булмаган дәүләтләр һәм төбәкләр өчен фильмнар прокаты базарын булдыруны бурыч итеп куя. Бу очракта фестивальнең күчмә форматы да нигезләнгән: кино форумы программасын фестивальгә игълан ителгән илләрдә һәм төбәкләрдә күрсәтәләр.

2018 нче елда беренче фестивальнең инициаторы төрки дөнья киносы ассоциациясе булды. Россиядән Башкарма комитет составына кино продюсеры, «Татаркино» дәүләт учреждениесе һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале җитәкчесе Миләүшә Айтуганова керә.

Бүген телевидениедә төрки илләр фильмнарын трансляцияләү турында сөйләшүләр алып барыла. Бу планда Казахстанда уңай тәҗрибә булды: трансляциягә ике телеканал ризалык биргән. «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында һәм Рәсәйнең башка каналларында (Якутия, Чуашия, Башкортстан һ.б.) трансляцияләү буенча сөйләшүләр планлаштырыла.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз