«Милли мультFest» балалар кинофестиваленең Буа зонасы турыннан 21 эш республика этабына узган

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең зона турлары дәвам итә. Узган шимбәдә фестивальдә катнашучыларны Буа шәһәре кабул итте. Күрше-тирә районнардан килгән укучылар, иҗат төркемнәре, анимацион студия вәкилләре үз эшләрен генә тәкъдир итеп калмадылар, ә көндәшләренең дә хезмәтен күрә алдылар.

Жюрида – Татарстанның халык артисты,Татарстанның Дәүләт Советы депутаты,ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе әгъзасы, «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең жюри рәисе «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры Сергей Киатров, «Сәмрух» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Артур Нәбиуллин. Алар тәкъдим ителгән 33 эш арасыннан 21-ен республика этабына кабул итте.

Өченче зона туры җиңүчеләре белән шушы сылтама аша танышырга мөмкин:  https://drive.google.com/file/d/1qe97o3JGPKAaBg1IcyGljSRR6sMfnlLR/view?usp=sharing 

Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова «Милли мультfest»та катнашу буенча районнарында хәтта махсус штаб булдыруларын әйтте. Нәтиҗәдә, Буадан 28 гариза кабул ителгән, шуларның 18-е зона турына, 15-е республика этабына узган. 

«Сезнең өчен бүгенге чара ярыш булып кына түгел, ә иҗат коллективлары, анимация студияләре белән элемтәләр урнаштыру һәм дустанә аралашу мөмкинлеге булсын иде» - дип катнашучыларга теләген җиткерде ул.
 
Жюри әгъзасы Артур Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстанны Россиянең IT-үзәге дип атау дөрес:
«Татарстан Россиянең IT-үзәкләренең берсе, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Миңа калса, ул “берсе” түгел, ә бердәнбере!»

13 март көнне 11.00дә  Казан шәһәре «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest»ның дүртенче зона туры узачак. Бирегә Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарыннан катнашучылар киләчәк.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең максаты – балаларда татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баету.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз