«Милли мультfest»ка татар телендәге эшләр кабул ителәчәк

20 октябрь көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Милли мультfest” республика балалар кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин һәм “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова җавап бирде.

«Милли мультfest» балалар кинофестивале Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе эшчәнлеге кысаларында уздырыла. Конкурска балалардан татарча анимацион һәм кыска метражлы фильмнар, компьютер уеннары кабул ителә.

«Бу көннәрдә балалар белән эшләүче иҗат оешмалары җитәкчеләре белән онлайн киңәшмә уздырдык. Гомумән алганда, республикада 40тан артык анимация һәм кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары ясау белән шөгыльләнүче үзәк бар икән. Без бу хакта моңарчы белмәдек, үзебез дә шаккаттык”, - дип белдерде фестивальнең башкарма дирекциясе булган «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова.

“Шуны искәртеп кую мөһим, әлеге фестиваль-конкурс бары тик татар балалары өчен генә үткәрелми. Нинди милләттән булуына карамастан, конкурска тәкъдим ителгән хезмәте татар телендә булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рамил Төхфәтуллин.

Кинофестиваль 3 этапта узачак. 1 этап – сайлап алу турлары – агымдагы елның 1 нче ноябреннән киләсе елның 30 нчы гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 3 зонада зональ этаплар узачак, ә аннан соң – ярымфинал. Өченче этап, финал, ә Казанда узачак.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз