«Милли мультFest» яңа талантлар барлый!

Тәүге тапкыр уздырылучы «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале яшь буынны кинематография дөньясы белән кызыксындыруны дәвам итә. Катнашучыларның саны 1500дән, алар тапшырган эшләр 300 дән артып китә.

«Беренче фестиваль өчен 300дән артык гариза – бик шәп нәтиҗә! Әлеге эшне башлаганда, катнашучылар аз булыр дигән курку бар иде. Юкка борчылганбыз, гаризалар һәр районнан килә. Безнең максат – бу мәсьәләдә республикадагы вәзгыятьне өйрәнү иде, шуңа күрә эшләрнең форматы, дәвамлылыгы буенча бернинди катгый чикләүләр куймадык. Нәтиҗә сөендерә”, - ди «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова.

Төп максат – яшь буынны милли кинематографиягә җәлеп итү. Анимация, кыска метражлы фильмнар, компьютер уеннары – замана яшьләренә таныш аралашу чараларының берсе. Нәкъ менә шул жанрлар яңа фестивальнең төп компоненты итеп сайланган.

«Сайлап алынган жанрларның барысын бер идея – татар телен үстерү һәм саклау берләштерә, - ди «Милли мультFest» кинофестиваленең сәнгать җитәкчесе, жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин. – Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узучы «Милли мультfest» кинофестивале киләчәктә татар мультимедиа контентын арттырырга, милли киностудиябезне булдырырга этәргеч бирәчәк һәм милли кадрлар мәсьәләсендә ачыклык кертәчәк».

Якын арада – 13 февральдә Зәй шәһәрендә Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнары катнашында беренче зона туры узачак.

Чираттагы турлар 20 февральдә – Актанышта, 27-се – Буада үтәчәк һәм 13 март көнне Казанда тәмамланачак. Зоналарда сайлап алынган жиңүчеләр үз эшләрен фестивальнең финалында тәкъдим итәчәк. Әлеге чара 23 апрель көнне Г.Тукай ис. Казан Дәүләт филармониясендә узачак.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз