«Кино плюс театр» проекты көзен дәвам итәчәк

24 апрельдә «Шулай булды шул» спектакле «Кино плюс театр» проектын йомгаклады.

Туфан Миңнуллинның иң уңышлы әсәрләреннән берсе булган «Шулай булды шул» спектакле театр репертуарында 5 ел – 2003 елдан 2008 елга кадәр барды.

Узган якшәмбедә тамашачылар спектакльнең иҗат төркеме – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Алсу Каюмова һәм республиканың иң танылган артистларының берсе, Татарстан Республикасының халык артисты Илдус Габдрахманов белән әңгәмә корды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция кысаларында март һәм апрель айларында «Кара чикмән», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин», «Ханума», «Бабайлар чуагы», «Җанкисәккәем», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шулай булды шул» спектакльләре күрсәтелде.

Проектка бәйле фактлар:

• Ике ай эчендә иҗади очрашуларга театрның ике дистәдән артык артисты килде, һәм бу, мөгаен, тамашачылар өчен спектакльләрнең видеоязмасын караудан күпкә кадерлерәк, чөнки театрда мондый мөмкинлек еш булмый.

* Театрның иң өлкән актеры – Равил Шәрәфиевның иҗатын яратучылар аның белән өч тапкыр күзгә-күз очрашып, аралаша алды.

* Билет бәясенең нибары 100 сум булуы теләгән һәркемгә спектакльләрне карау мөмкинлеген булдырды.

Татаркино Г. Камал театры белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәк. Театр сөючеләрне көзен, ремонттан соң "Мир" кинотеатры ачылгач, кабаттан көтеп калабыз.


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз