"Татаркино" җылы якларга юл ала!

28 майдан 30 майга кадәр Әстерхан өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Милләттәшләребезгә «Әпипә» музыкаль комедиясе һәм «Сөмбел»мелодрамасы күрсәтелә.

Afisha Астрахань A4 WEB 28-30 мая copy.jpg

Әстерхан татарлары белән очрашуга «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, ТР Атказанган артисты Алсу Әбелханова («Әпипә» фильмы героинясы) һәм Әлмәт драма театры актеры Динар Хөснетдинов («Сөмбел»фильмының төп герое) киләчәк.

Фильмнар татарлар иң күп яшәгән Килче, Началово, Корченко һәм Линейное авылларында күрсәтелә.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасы һәм «Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан киносы көннәре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла. Ел дәвамында мондый чаралар Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Башкортостанда, Омскида, Ханты-Манси округында һәм Түбән Новгород өлкәсендә узды.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз