XVII Казан мөселман киносы фестивален уздыру мәйданнары билгеләнде

5-10 сентябрьдә Татарстан башкаласында үтәчәк XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең уздыру мәйданчыклары билгеле. Кинофорум Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта оештырыла.

Мөселман киносы фестивален ачу тантанасы 5 нче сентябрьдә – Казан Ратушасында, йомгаклау  чарасы 10 нчы сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. Традицион рәвештә, кызыл келәмнән танылган артистлар узачак. Фестивальдә катнашучы фильмнар «Родина» һәм «Мир»кинотеатрларында күрсәтеләчәк.

Фестиваль кысаларында шәһәрнең төрле мәйданчыкларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, партнерлар өчен инвестицион-презентация мәйданчыгы, эшлекле программа һәм башка чаралар оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел казах киносы белгече һәм кино тәнкыйтьчесе Гөлнара Әбикеева җитәкчелегендәге сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башына төгәлләячәк, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Төп программадан кала, тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар да көтә. Конкурстан тыш программа тамашачыларга Россия киносының  уен, документаль һәм анимацион фильмнарның иң яхшы үрнәкләрен, ретроспектив һәм тематик программаларны тәкъдим итәчәк.

Унҗиде ел дәвамында оештырылып килүче фестиваль  «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә» шигаре астында үтә. 

 



Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз