XVII халыкара мөселман кинофестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга бер ай калды

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланырга нәкъ бер ай калды. Масштаблы кинофорум Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү 1 февральдә башланды һәм 1 июньдә төгәлләнәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан кабул ителгән фильмнар фестивальнең төп конкурс афишасына керәчәк. Традицион конкурс программасыннан кала, тамашачыларны конкурстан тыш һәм параллель программалар да көтә.

Конкурстан тыш программа тамашачыларга Россиянең уен, документаль һәм анимацион киносының иң яхшы үрнәкләрен, ретроспектив һәм тематик программаларны тәкъдим итәчәк.

Фестиваль кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, матбугат конференцияләре, партнер-кинофестивальләр өчен инвестицион-презентация,эшлекле мәйданчыклар һәм башка чаралар узачак. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанда мөселман киносы фестивале ябык режимда үтте.

Казан мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Беренче фестиваль Россия мөфтиләре Советы, РФ мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә оештырылды.

Фестиваль кинематографистларның дәрәҗәле форумы статусына ия булды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз атрибутына әйләнде. Мәдәни башкала буларак Казан шәһәренең имиджын ныгытуга ярдәм итүче чара дәрәҗәсен алды. булды. Исегезгә төшерәбез, XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Кинофестивальгә гаризалар кабул итү 1 февральдә башланды һәм 1 июньдә төгәлләнәчәк. Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында тәмамлаячак, шуннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле уза. Аның девизы ««Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз